Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт.

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның  күптөрлелеге,  балаларга иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Балалар бакчада гына түгел, өйдә әти-әниләре белән бергәлектә дә эшли алалар. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  уртанчылар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәлектә, көзге нигъмәтләрдән  күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар үзләренең эшләрен  җиләк-җимешләр, яшелчәләр, имән чикләвеге, күркәләр, яфраклар, гөлҗимеш һәм барбарис җимешләреннән ясаганнар иде. Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Һәр катнашучы да истәлекле дипломнарга ия булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International