Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучылар белән “Хайваннарны якларга өйрән!” дигән темада дәрес-уйлану үткәрелде.

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

  Максабаш авылы мәдәният йортында  китапханә белән берлектә  укучылар белән “Хайваннарны якларга өйрән!” дигән темада дәрес-уйлану үткәрелде. Дәрестә балалар белән хайваннарның файдасы, тирә-юньнең чисталыгын саклау турында сөйләшү алып барылды. Алар белән бергә хайваннарга карата мәрхәмәтле булу кагыйдәләре төзелде һәм “Җөмләләрне төзәтеп әйт!” дигән уен оештырылды. Соңыннан балалар үзләренең дүрт аяклы дусларын рәсемгә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International