Сабыйның балалар бакчасы шартларына ияләшү чоры - аның үзе өчен дә, гаиләсе өчен мөһим һәм авыр чор.

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Сабыйның балалар бакчасы шартларына ияләшү чоры - аның үзе өчен дә, гаиләсе өчен  мөһим һәм авыр чор. Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячеләре Мухамадиева М.Ф., Мирзагаянова Г.И., тәрбияче ярдәмчесе Шигабиева Л.Н. яңа килгән сабыйларны, уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. Балалар мөстәкыйль  рәвештә кашык тотып ашарга,  иптәшләре белән дус-тату уенчыклар белән уйнарга, һавага йөрергә чыгарга, көндез йокларга өйрәнәләр. Ике ай Теләченең дәвамында 2нче  номерлы балалар бакчасы 2 нче нәниләр төркеменә  яңа килгән сабыйларны кабул итү эшен  дәвам итә. Бакчабыз җылы, якты, матур, рәхим итегез!`

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International