Бүгенге көндә Олы Нырсы мәдәният йортында әниләр көненә карата "Әниләр- иң кадерле кешелэр" дип исемләнгән театральләштерелгән кичәгә репетицияләр бара.

2015 елның 13 октябре, сишәмбе
  Бүгенге көндә Олы Нырсы мәдәният йортында әниләр көненә карата "Әниләр- иң кадерле кешелэр" дип исемләнгән театральләштерелгән кичәгә репетицияләр бара. Әлеге кичәне Олы Нырсы авылы студентлары белән берлектә әзерлибез. Шулай ук 4-6 класс укучылары арасында әниләргә багышланган рәсем конкурсы да игълан ителде. Рәсемнәр мәдәният йортынын фойесында урнаштырылачак. Әлеге конкурста катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылачак.Авылыбызның уңган-булган хатын-кызларының кул эшләреннән күргәзмә дә булачак. Студентлар һәм укучылар да репетицияләргә бик теләп йөриләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International