Төрек – Тәмте китапханәсендә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә халкыбызның үз кулы белән чигеп, бәйләп эшләнгән әйберләре куелды. Бигрәк тә әбиләребез элек чигеп эшләгән күкрәкчәләр, намазлыклар укучылар күңелендә кызыксыну уятты. Халкыбызның йөрәк җылысын биреп эшләгән иҗат җимешләре безнең күңелләргә якын һәм кадерле.