ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 12 ноябреннән  2015 нче елның 26 маена  кадәр Татарстан Республикасының  барлык мәгариф учреждениеләрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ дигән яңа проект   игълан  ителде. Бу проект укучыларны тарихи-мәдәни урыннарга тарту максатыннан әзерләнгән.  
2014-2015 нче уку елы ахырына якынлаша. Әлеге чор - укучыларның белемен тикшерү, нәтиҗәләр ясау өчен җаваплы чор. 18 май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән  мониторинг тикшеренүләре үткәрелде. 
18 майда Алан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында профессиональ карьерага багышланган дәрес уздырылды. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең проектларын якладылар. 
Теләче районы көрәшчеләре дә татар-башкорт көрәше ярышларында актив катнашты.
Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр  ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 16 нче май көнне мәктәп бакчасында 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар бик тырышып эшләде. 
16 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга  социаль  ярдәм  күрсәтү  булеге  хезмәткәрләре  ирекле волонтерлар үзәге  белән берлектә  Кече Кибәхуҗа   мәктәбенең 1 – 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.  
2015нче  елның 17 май көнне авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча  Айдар  авыл җирлегендә  праймериз булып үтте.  Барлыгы 40 кеше катнашты.  
Концертыбыз гаилә коненә багышланган иде. Сәнгать мәктәбенә йоруче 150 лэп бала бүген сәхнәбезнең түрендә булдылар. Алар торледән торле музыка уен коралларында уйнадылар, ә биюләр сәхнәбезне тагын да бизәп җибәрде. Әти-әниләр хәм килгән кунаклар бик соенешеп кайтып киттеләр.
15 май көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында җирле үзидарә Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүнең “Единая  Россия” партиясенең алдан тавыш бирү чарасы булып узды. 
Алар үзләренә бүлеп бирелгән террирторияләргә төрледән- төрле чәчәкләр утырттылар. Һәрбер сыйныф үзенчәлекле түтәлләр ясарга тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International