2014 нче елның 12 ноябреннән 2015 нче елның 26 маена кадәр Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ дигән яңа проект игълан ителде. Бу проект укучыларны тарихи-мәдәни урыннарга тарту максатыннан әзерләнгән. Аны оештыручылар балаларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын дигән максатны да күз алдында тотканнар. Укучылар ел дәвамында китапханәләргә, музейларга, театрларга йөрделәр. Бу проектта Җәнәй башлангыч сыйныф укучысы Бәширова Иркә дә катнашты һәм “Самый активный пользователь сайта” дипломы белән бүләкләнде.