ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар – мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Чүпләр, көздән калган агач яфраклары җыелып, чүп урналарына озатылды.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче педагоглар “Экояз” акциясе кысаларында төрле эко –чаралар үткәрүне күз уңында тоткан үз проектын булдырды.Әйтик бүген,зурлар төркеме балалары белән районыбызның үзәк ял паркында “Эко – экология” флешмобы аша Теләче халкын туган ягыбыз табигатен сакларга, яратырга өндәде.

15 нче апрель көнне Балтач муниципаль  районында “МДСУ-1” ҖЧҖ  призына, Бөтенроссия бадминтончы көненә багышланган, бадминтон буенча ачык шәхси команда ярышлары узды.Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасыннан Альбина Сафина, Чулпан Мөбарәкшина, Равил  Фасхиев беренче, Алмаз Җаббаров белән Раил Тимербаев икенче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз аларны. (Тренер Алмаз Җаббаров)

Педагог һәм остаз елы кысаларында 2023 елның 17-22 апрелендә МББУ-Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «психология атналыгы» үткәрелә, аның төп максаты-укучыларның психологик иминлеген һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыру.Бүген, 18 апрельдә, мәктәпнең барлык сыйныфларында «Хисләр белән ничек дуслашырга»дигән класс сәгате узды

Һәр халыкның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре. Аларның күбесе гадәти түгел һәм кызыклы. Татар халкы үзенең ата-бабаларының күп гасырлык традицияләрен саклап калган, алар мәдәни үсешнең югары дәрәҗәсенә ирешкән. Нәкъ

Йола буенча,  христиан динен тотучылар әлеге бәйрәм төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар.

15 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 100 ел тулу уңаеннан “Мәхмүт Хөсәен - җырчы шагыйрь” исеме белән китап күргәзмәсе куелды. М. Хөсәен мәктәп елларыннан ук шигырьләр  яза башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында аның каләме астында патриотик шигырьләр чыга, алар фронт газеталарында басыла. Шагыйрьнең шигырьләренә татар, башкорт һәм казакъ профессиональ һәм үзешчән композиторлары илледән артык җыр язган һәм популяр җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар язучының иҗаты белән якыннан таныша алды.

«Компас в мире профессий» дигән исем астында 4 апрельдә Үзәк авыл китапханәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен күргәзмә оешты. Һөнәр сайлау - кешенең киләчәк тормыш юлын билгеләүче җаваплы моментларның берсе булып тора. Җәмгыятьтә үз урыныңны, эшеңне табу, аны яратып җиренә җиткереп башкару, эшеңнән тәм табып яшәү – зур бәхет. Һөнәрләрнең төрлелеге, әһәмияте турында аңлату максатыннан оешкан күргәзмәгә күзәтү яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Шәтке  авыл китапханәсендә бөек рус драматургы А. Н.Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Рыцарь русского театра» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аның иҗаты рус милли театры үсешенең мөһим этабы була. А.Н. Островский драматург театр мәктәбен һәм театр постановкасының бербөтен концепциясен булдыра. Островский театрының асылы экстремаль ситуацияләрнең булмавында һәм актерлар эчтәлегенә каршы торуда. Александр Николаевич пьесаларында гадәти кешеләр белән гадәти хәлләр сурәтләнә, аның драмалары көнкүрешкә һәм кеше психологиясенә багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International