15 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 100 ел тулу уңаеннан “Мәхмүт Хөсәен - җырчы шагыйрь” исеме белән китап күргәзмәсе куелды. М. Хөсәен мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында аның каләме астында патриотик шигырьләр чыга, алар фронт газеталарында басыла. Шагыйрьнең шигырьләренә татар, башкорт һәм казакъ профессиональ һәм үзешчән композиторлары илледән артык җыр язган һәм популяр җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар язучының иҗаты белән якыннан таныша алды.