Заманча, үзгәрүчән дөньяда һөнәрне билгеләү бик авыр. Беренчедән, төрле һөнәрләр күп, ә икенчедән, без, кайчагында аларның яшәеше турында белмибез. Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балаларны төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар. Чара балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү максаты белән үткәрелде, ул укучыларда һөнәрләргә карата кызыксыну булдырырга, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Сауш авылы китапханәсендә А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Aлмаз Марс улы Гыймадиевка 50 яшь тулу уңаеннан “Яраткан язучыбыз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныша алдылар.
Теләче балалар китапханәсендә урта һәм олы яшьтәге балалар өчен балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның 50 яшьлек юбилеена багышланган «Без андый малай түгел!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар юбилярның китаплары, иҗаты белән таныштылар. Аның хикәяләре үзенчәлекле, анда балаларның көндәлек тормышта юлыккан бик көлкеле хәлләр тасвирлана. Аның китаплары укучыларыбызга һәрвакыт яхшы кәеф бүләк итә.
Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. Урта Мишә авыл китапханәсендә укучыларыбызның ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен без “Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз” дигән әдәби уенда белдек. Чара барышында балалар “Геройны тап”, “Тылсымлы сүз әйт”, “Әкият герое исемен бел”, “Әкият ярдәмчеләренә кунакка” дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән иллюстрацияләр буенча әкият геройларының нинди әкияттән булуын белделәр. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.
Тәрбия сәгатендә әдәплелек, матур, мәдәни сөйләм турында мәгълүмат тәкъдим ителде. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", "Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатып калалар" дигән мәкальләр аша сөйләшү үткәрелде. Чара ахырында балалар һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, мәдәни сөйләмне белергә, күп укырга һәм аралашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында "Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде . Әлеге чараның максаты - балаларның үләннәргә карата кызыксынуын арттыру, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү иде.
Рәдиф Сәгъди –китап укучыларга театр прозаигы, драматург буларак яхшы таныш. Аның повестьлары һәм романнары, күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре журнал һәм китаплар битләрендә дөнья күрде. Рәдиф Сәгъди балалар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә әсәрләр иҗат итә. Аның повестьлары, әкият-пьесалары буенча куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге театрда һәм Россиянең башка төбәкләрендә куела.
16 июльдэ Мамадыш муниципаль районы, Жөри авылында кряшеннәрнен XXIV республикакуләм "Питрау" бәйрәме булып узды. Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" халык фольклор ансамбле фестивальдә катнашып диплом белән буләкләнде.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлда - һәр көн имтихан» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Чара барышында балалар моңа инандылар. Табышмаклар, ребуслар чиштеләр, зур кызыксыну белән юл билгеләрен өйрәнделәр.
Югары тизлек, хәрәкәтнең күп булуы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуны сорый. Тәртип, саклык һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү - урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мәсьәләсе аеруча актуаль. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор” исемле танып-белү уены үткәрделәр. “Светофор” һәм “Автомобиль” командаларына бүленеп, 5 этаптан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча безнең укучылар креатив гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен дә яхшы белә, дигән нәтиҗә ясадык. Уен – викторинада дуслык җиңде. Соңыннан балаларга тәм-томнар таратылды.