Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Югары тизлек, хәрәкәтнең күп булуы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуны сорый. Тәртип, саклык һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү - урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мәсьәләсе аеруча актуаль. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор” исемле танып-белү уены үткәрделәр. “Светофор” һәм “Автомобиль” командаларына бүленеп, 5 этаптан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча безнең укучылар креатив гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен дә яхшы белә, дигән нәтиҗә ясадык. Уен – викторинада дуслык җиңде. Соңыннан балаларга тәм-томнар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International