7 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Кыш бабай призына” Яңа ел воланы” исеме астында бадминтон ярышы үтте.Әлеге чарага Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килделәр,балаларга күнелле уеннар да уйнаттылар.Ярышта җиңүче балалар акчалата приз белән бүләкләнделәр.
6 гыйнвар көнне "Дулкын" йөзү бассейнында 2007-2013 нче елгы малайлар, 2008-2013 нче елгы кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышларда спорт мәктәбенә йөреп, тренерлар Әхтәмов Р.Н. һәм Заһидуллин Б.Х. кулы астында шөгыльләнүче яшь спортсменнар катнашты.
5нче январь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр өчен "Башваткыч" уены оештырылды. Катнашучылар үзара зирәклектә көч сынаштылар, һөнәрләрен күрсәттеләр һәм бүләкләр оттылар.
Төрле уеннарда уйнап,җырлап,биеп,балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
Гасырлар буе телдән –телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау,мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган.Әкиятләрнең теле гади,аңлаешлы. 5 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән“Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленделәр. Беренче бирем ”Әкиятнең исемен әйт” дип аталды.Икенче бирем: ”Иң оста әкият сөйләүче”.Өченче бирем : ”Әкият геройларын әйтегез”. Дүртенче бирем: командадан бер кеше әкият сөйли. Ике командада бик әйбәт чыгыш ясады һәм очкалар тигез булды.Викторинада дуслык җиңде.
2 гыйнварда авылдашлар һәм кунаклар өчен "Кышның тылсымлы тартмасы" күңел ачу программасы үткәрелде. Бәйрәм "Яңа ел фейерверкы" флешмобы белән үрелеп барды. Программада биюләр, җырлар, уеннар бар иде. Катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, түгәрәкләрдә биеделәр. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
3 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә шагыйрьгә 75 яшь тулу уңаеннан “Кылган эшем, көчем халкым өчен” дип исемләнгән әдәби портрет тәкъдим ителде. Биредәге җыентыклардан шагыйрьнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга мөмкин иде.
Без М.С.Пляцковскийның "Какая бывает зима", Х.Г. Андерсенның "Снеговик", "Патшаның яңа киеме"; "Ш. Перроның "Көлсылу"; "Камыр батыр"; "Как Бабы-Яги Новый год встречали" - дигән рус һәм татар халык әкиятләрен укыдык.
3 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Керпе малае дуслар эзли» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Без эшебездә мондый юнәлешне беренче тапкыр гына кулланмыйбыз инде. Иң элек уенда катнашучылар авторның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырылды. Ә инде квест - уенның каршылыклы биремнәрен үтәгәч, серле капчыктан тәмле бүләкләр килеп чыкты.
Уенның максаты - үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый, эстетик, патриотик һәм экологик тәрбия бирү, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның дустанә бәйләнешләрен ныгыту иде.
2 гыйнвар көнне, яңа ел каникуллары көннәрендә, үзенең яшь укучылары өчен Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кыш Бабайга шигырем» исемле бәйрәм үткәрде. Кыш бабай үзенең тылсымлы капчыгына салып татлы бүләкләрдән тыш кыш, Яңа ел турында табышмаклар, кызыклы хәрәкәтчән уеннар, яңа китаплар һәм башка сюрпризлар да алып килде. Иң актив катнашучыларны татлы бүләкләр көтә иде. Балалар шулай ук Кыш Бабайны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.