3 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Керпе малае дуслар эзли» дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Без эшебездә мондый юнәлешне беренче тапкыр гына кулланмыйбыз инде. Иң элек уенда катнашучылар авторның тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырылды. Ә инде квест - уенның каршылыклы биремнәрен үтәгәч, серле капчыктан тәмле бүләкләр килеп чыкты.
Уенның максаты - үсеп килүче яшь буынга рухи-әхлакый, эстетик, патриотик һәм экологик тәрбия бирү, шулай ук республикабызда яшәүче халыкларның дустанә бәйләнешләрен ныгыту иде.