2021 нче елның 29 нчы декабрендә «Батыр» спорт комплексында 2013-2014 нче елгы, 2011-2012 нче елгы, 2008-2010 нче елгы, 2006-2007 нче елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин катнашты.
Үзенчәлекле, матур, зәвыклы итеп бизәлгән чыршы чибәркәй Теләче үзәк китапханәсенең уку залында үзенең китап укучыларын көтә. Фотозонага рәхим итегез!
28 декабрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә "Кыш бабайны көткәндә"дип исемләнгән бәйрәм чарасында мәдәният йортында эшләп килүчем"Сәйлән"бию коллективы чыгыш ясады.
28 декабрь көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов, китапханәчеләр, авыл мәдәният йорты директорлары, авыл клубы мөдирләре катнашында, 2021 елның соңгы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә сүз Яңа елга багышланган чаралар уздыру, грант бәйгеләрендә катнашу турында барды. Шулай ук, "Чагылыш» Халыкара конкурс-фестивалендә җиңү яулаган мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Үзәк китапханә китапханәчесе Яхина Ф.Н. га юбилее уңаеннан, җылы теләкләр җиткерелде. Хөрмәтле Фәнзия Нуртдиновна! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
27 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән тамаша үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар: биеделәр, җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уйнадылар. Шулай ук уку алдынгылары, муниципаль тур олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылар бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Сибагатов Кәрим чүпләр ярдәмендә ясалган эшләнмә белән “Зеленые мечты” конкурсында өченче урынга лаек булды. Афәрин безнең балалар.
Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов, аның урынбасарлары катнашты, бәйрәмгә якташларыбызның да матур чыгышлары ямь өстәде. Күптән түгел мәдәният йорты һәм китапханә бинасы башкача күренә иде, ә хәзер бу заманча, якты, иркен һәм уңайлы бүлмәләре булган гүзәл бина. Киләчәктә дә бу мәдәни учак шатлык белән тулып торсын, биредә төрле дәрәҗәдәге тантаналы чаралар үткәрелсен һәм безнең китапханәнең китапларны яратучы, саклаучы укучылары күп булсын!
Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы проблемасына һәм экстремаль хәлләрдә исән калу өчен кирәкле үз-үзеңне тоту нормаларына багышланган «Мин һәм янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Алып баручы янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төп таләпләре белән таныштырды. Исән калу өчен кирәкле үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, экстремаль хәлләрдә һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә икәне аңлатылды.
24-26 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты булып узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады.
Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д.С. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. катнашты. Ел нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмаларына грамоталар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.