2021 елның соңгы киңәшмәсе узды.

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

28 декабрь  көнне  район мәдәният йортында мәдәният бүлеге  җитәкчесе Д.С.Иксанов, китапханәчеләр, авыл мәдәният йорты директорлары, авыл клубы мөдирләре катнашында,  2021 елның соңгы  киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә сүз Яңа елга багышланган чаралар уздыру, грант бәйгеләрендә катнашу турында барды. Шулай ук, "Чагылыш»  Халыкара конкурс-фестивалендә җиңү яулаган мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Үзәк китапханә китапханәчесе Яхина Ф.Н. га юбилее уңаеннан, җылы теләкләр җиткерелде. Хөрмәтле Фәнзия Нуртдиновна! Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International