ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Шулай ук илебезнең барлык халкы кебек, безнең район халкы да халык санын алуда актив катнашты. Исәпкә алуны өч ысул белән узарга мөмкин – Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә языла, дәүләт хезмәтләре порталында узу вакыты 14 ноябрьгә кадәр озайтылды; исәпкә алучыны өйдә көтеп алырга һәм сорауларга җавап бирергә яки якындагы исәпкә алу пунктына барып җитәргә мөмкин. Нинди вариант сайларга - бу сезнең теләк. Төгәл статистика ил тормышын якындагы ун елга планлаштыру өчен кирәк .Беренче тапкыр халык санын алу цифрлы форматта уза, шуңа күрә мәгълүматларны эшкәртүгә вакыт азрак кирәк булачак. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә игълан ителәчәк, нәтиҗәләр – 2022 елның декабрендә.

Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Шушы бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Без бергә, без бердәм” дип исемләнгән буклетлар эшләнде һәм китап укучыларга тәгъдим ителде.

Көзге каникуллар вакытында 7 нче ноябрь көнне  мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Бу мәдәни чара “Күңелле каникуллар” дип аталды.Балалар командаларга бүленеп табашмаклар,мәкальләр әйтештеләр.

Дискотека  бию-«Паровозик» уены белән башланып китте. Лилия Ильяс кызы балалар өчен кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде.

Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Татарстанда 2021 нче ел Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. 


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 7 сентябрендәге 1513 номерлы карары (РФ Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).

4 ноябрь көнне уздырылучы “Ночь искусств» акциясе кысаларында Теләче үзәк китапханәсе үзенең социаль челтәр битендә якташ язучыбыз Д. Гайнетдинова иҗат иткән рәсемнәре тәкъдим ителде.

4 ноябрь – Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең челтәр битендә викторина уйнатылды һәм видеопрезентация куелды.

8 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. «Россия көче - халык бердәмлегендә» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә халыкның батырлыгы, Минин һәм Пожарский геройлары, Россия тарихы буенча китаплар һәм мәкаләләр бар иде. Укучылар Россиянең тарихи үткәненә сәяхәт кылдылар, илебез өчен XVII гасыр башындагы катлаулы вакыйгалар белән таныштылар. «День народного единства - страницы истории» дип исемләнгән презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International