ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Иңнәренә төшкән авыртуны һәм газапларны кичерүчеләр җирдә бик аз калып бара. Китапханәдә әлеге вакыйга уңаеннан «Безнең ветераннар өчен чәчәкләр» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәче «Оста каләмнәр» клубы балаларына кәгазьдән ясалма чәчәкләр ясау осталыгының барлык серләрен сөйләде. Күңел һәм мәхәббәт белән башкарылган барлык эшләрне балалар тыл хезмәтчәннәренә бүләк итәчәкләр.

Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре «Үз хокукларыңны бел һәм үз бурычларыңны онытма!» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чара җирле халыкның аларның хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен оештырылды. Катнашучылар кеше хокукларының гомуми декларациясе турында, шулай ук әлеге хокукларның көндәлек тормышта ничек кулланылуы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре мәгариф, сәламәтлек саклау, сүз иреге һәм башка мөһим аспектлар турында сөйләделәр. Чарада шулай ук интерактив уеннар да булды, анда һәркем сораулар бирә һәм үз проблемалары турында фикер алыша алды.

Күкчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Чернобыль - гасыр фаҗигасе» дигән исем астында укучыларга презентация күрсәтелде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасенең сәбәпләре турында сөйләделәр. Газета битләрендә  басылып чыккан, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучы якташларыбызның батырлыгы турында да әйтелеп үтелде.

Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Укучылар экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны укучыларга җиткерү максатыннан 29 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экстремистлар ятьмәсенә ничек эләкмәскә» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.  Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.

Барлык бию стильләренә багышланган әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Бию - кешенең үз-үзен күрсәтүенең иң борынгы формасы. Бию сәнгатенең башлангычы бик борынгы заманнарда ята.        

26 апрель көнне Иске Җөри авылы  модель китапханәсендә   яраткан  шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Йолдыз булып балкыйсың син әдәбият күгендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  куелды. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды. Бу күргәзмә аның иҗатын яктырта, аның иҗаты чын мәгънәсендә тәрбия китаплары. Китапханәгә килгән  китап укучыларыбыз  әлеге күргәзмә белән  якыннан  таныштылар.

Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. 24 апрель көнне китапханәчеләр Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә «һар тарафта Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара ахырында халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды.

Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. 23 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Безнең кадерле Тукаебыз, сине туган халкыбыз хөрмәт итә!» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап эзләделәр.

Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар. Катнашучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белемгә, медицина ярдәменә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр турында белделәр. Шулай ук яшь кунакларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Чара ахырында «Минем хокукларым һәм бурычларым» презентациясен карап үттеләр.

Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен аңлатты, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, шулай ук, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булганын искәртеп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International