Июнь башы – Сабантуйлар чоры.

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Сабантуй аладыннан уздырыла торган​, “Бирнә җыю” йоласы белән якыннан таныштылар: алар бакча тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән, бәйрәмгә бүләк җыйдылар.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларны татар халкының милли йолалары белән таныштыруга зур игьтибар бирәләр, шул йолаларны көнкүрештә кулланнырга да өйрәтәләр. Балачактагы хәтер гомер буена саклана диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International