Дети изобразили на рисунках красату зимней природы.
21 гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен «Һәркем Холокост турында белергә тиеш» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.
“Татар сүзе” республикакүләм конкурсында катнашып Алан авылы китапханәсенең актив укучысы Гарипова Ләйлә Мәүлетгали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Конкурс эше итеп ул якташыбыз Дания Гайнетдинованың “Сихри кыш” әсәрен тәкъдим итте.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Холокост память поколений” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.
Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Милли тел – милләт яшәешенең нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу күргәзмәдәге китаплар белән һәркем таныша ала.
21 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Без кышны яратабыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьнең матурлыгын сурәтләделәр.
21 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә рус язучысы М.Е. Салтыков-Щедринның 195-еллык юбилее уңаеннан «Мир сказок Салтыкова-Щедрина» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Щедрин әкиятләрен олылар да, балалар да яратып укый. Чөнки алар икенче төрле, башкаларныкына охшамаган, ачык образларга һәм үзенчәлекле сюжетларга бай. Алар язучының кырык еллык иҗади эшчәнлегенә нәтиҗә ясый дип әйтергә була.
21 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Хәтер исән» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Балалар рәсем сәнгате теле һәм графика ярдәмендә сугышның куркыныч вакыйгаларын тасвирлады.
“Халкыбызның күңел җәүһәрләре” программасы планы нигезендә, 20 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җырлар күңел юанычы” дип исемләнгән мәдәни чара оештырдылар. Бу чарада “Җәүһәр” клубына йөрүче ханымнар катнаштылар. Алар татар халык җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар. Бу чара катнашучыларның күңелләренә хуш килде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачу көннәрендә Теләче урта мәктәбендә ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар уздырыла. 22 нче гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асадуллина Зөлфия Наилевна 3 сыйныфта ачык дәрес һәм милли бәйрәм үткәрде.Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Күңелле бәйрәм балаларга бик ошады. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын бергәләп саклыйк.