ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Шәдке балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Күптән түгел Шәдке балалар бакчасында кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күп төрле яңа мәгълүматлар белделәр, әти-әниләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен алып килделәр. Балалар хәзер кошларны кызыксынып озаклап күзәтәләр, алар белән сөйләшәләр, кыскасы, канатлы дуслары алдында үзләрен аеруча җаваплы тоялар.

21нче гыйнвар көнне Теләче № 2 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2021» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды. Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан биш педагог көч сынашты. Бу бәйгедә безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Хәбирова А.Р. чыгыш ясады һәм  "Туган телдә тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе" номинациясендә 1нче урын яулады. Аны бу лаеклы җиңүе белән чын күңелдән тәбриклибез!

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган телем – моңлы көем” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар шагыйрьләренең туган тел турындагы шигырьләре белән таныштырды, “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Балалар туган телебезгә, туган ягыбызга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче беренче номерлы балалар бакчасы  базасында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр.

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Холокостны хәтерлик, онытмыйк!”  дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү, милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экстремизм тынычлыкка янау” исемле темага мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара барышында теракт барлыкка килгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Төрле ситуацияләр һәм алардан чыгу юллары каралды. «Русия террорга каршы»  исемле буклетлар белән таныштырылды.

Татарстанда татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителгән иде. Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырылган әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фәләхова катнашып , Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Борынгы Грециядән һәм борынгы Кытайдан безгә ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсүе турында мәгълүматлар килеп җиткән. Шуңа күрә, бу кул хезмәте төре – яңалык түгел. «Салават күпере» клубы балалары һәм китапханәнең даими укучылары  кәгазь чәчәкләр ясап, чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән почмак булдырылды. Бу почмакта “И, газиз туган телем”, “Туган телнең асыл байлыклары” дигән бүлекләр урын алды. Шулай ук «Татар халык ашлары», «Милли бизәкләребез» дигән бүлекләр һәм милли йолалар, гореф-гадәтләребезне яктырткан альбомнар урын алды. Бу почмак ел дәвамында эшләячәк. Барлык китап укучылар күргәзмә белән таныша алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International