Шәдке балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Күптән түгел Шәдке балалар бакчасында кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күп төрле яңа мәгълүматлар белделәр, әти-әниләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен алып килделәр. Балалар хәзер кошларны кызыксынып озаклап күзәтәләр, алар белән сөйләшәләр, кыскасы, канатлы дуслары алдында үзләрен аеруча җаваплы тоялар.