Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче беренче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хабирова А.Р., Искеҗөри балалар бакчасы тәрбиячесе Галиулина А.Н.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ибрагимова А.Р.- 2 урынны алды, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Насибуллина Л.Ш, Кашапова Л.Ш.- 3урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!