Татарстанда 2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган телем – моңлы көем” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар шагыйрьләренең туган тел турындагы шигырьләре белән таныштырды, “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Балалар туган телебезгә, туган ягыбызга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International