ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре  авыл халкын һәм кунакларны саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырып таудан шуу, итекле хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм конкурслар тәкъдим иттеләр.

Балалар - китапханәнең иң көтеп алынган кунаклары. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең актив укучылары булуларын теләп Кыш бабай һәм Кар кызы китапханәнең истәлекле бүләген тапшырды.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында Теләче үзәк китапханәсе  “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар”дип исемләнгән сәнгатьле сүз бәйгесе игълан итте. Әлеге бәйгегә Айдар авылы китапханәсеннән Рашат Низамиевның Фәнзия һәм Фирүзә Фаляховалар укуында "Кызыл җәй", “Тормыш ул - әйләнә” исемле шигырьләре видеоязмада тәкъдим ителде.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

16 декабрь көнне Байлар Сабасында бадминтон буенча шәхси беренчелек ярышлары булып узды.  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

2020 елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгының боерыгы нигезендә, Актаныш районы гуманитар гимназия-интернат җирлегендә “Туган телем- галимнәр теле” фәнни-гамәли конферециясе уздырылды. Быелгы шартларда конференция тулысынча дистанцион рәвештә үткәрелде.Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан биология, химия, экология секциясендә чыгыш ясап беренче урын яулады. Җитәкчесе мәктәбебезнең химия- биология укытучысы Шакирова Әлфия Зөфәровна.

Чын күңелдән тәбрик итәбез!!!

19 нчы гыйнвар  көнне Теләче муниципаль районы Теләче үзәк район больницасы баш  врачы Галиуллин Ирек Илгизович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. 

Алар кешеләрдән сорашып, халык санын алуны үткәрү өчен махсус эшләгән һәм чыгарган Россия җитештерүенең электрон планшетларына җаваплар кертәчәкләр. Алда торган Бөтенроссия халык санын алуның цифрлы инфраструктурасы тулысынча әзер, дип хәбәр итте «Ростелеком». Димәк, автоматлаштырылган система тулысынча көйләнгән, аның ярдәмендә исәпкә алучылар белән килешүләр төзүдән башлап, команда исәпкә алу үзәге эшенә кадәр барлык процесслар цифрлаштырылачак. Беренче санлы халык санын алу тормышка ашырылды.

20 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган, якты янучы йолдызларыбызның берсе - әдәбиятыбызның йөзек кашы, олуг әдибебез, фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировның тууына 120 ел тулуга  багышланган “Җидегән чишмәләрнең юлдашы” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды. Шулай ук китапханәнең Инстаграм социаль челтәр битендә Г.Бәшировның иҗатын чагылдырган презентация куелды.

1 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Давыллы еллар җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә урын алган китаплар төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.

 5 гыйнвар  көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа елның күңелле мизгелләре» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уздырдылар. 

Балалар төрле ярышларда актив катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, күчтәнәч-бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм чарасы нәни дусларыбызга күңелле мизгелләр бүләк итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International