20 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган, якты янучы йолдызларыбызның берсе - әдәбиятыбызның йөзек кашы, олуг әдибебез, фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган “Җидегән чишмәләрнең юлдашы” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды. Шулай ук китапханәнең Инстаграм социаль челтәр битендә Г.Бәшировның иҗатын чагылдырган презентация куелды.