Балалар биеп,күңелле уеннар уйнап рәхәтләнеп ял итте.Кыш бабай да капчык тулы күчтәнәчләр өләште.Бер генә бала да буш кул белән китмәде.
Махсус шушы бәйрәмгә дип бүләкләр алып ярдәм иткәннәре өчен Сафин Илдус,Галиәхмәтов Айзатлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.
2021 нче елның 9 нчы гыйнварында Теләченең чаңгы базасында гомумбелем бирү учрежденияләре , оешмалар , предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары булып узды.
2021 елның 5 гыйнвар көнендә Кукчә авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Бибинур Тимерхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибинур апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Быел бу чара 8 январьдә үткәрелде. Лотерея уйнатканда Кыш бабай да килеп китте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
6 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Әкият уку кичәсендә берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар һәм үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.
5 январь көнне Баландыш авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, иң актив китап укучы һәм барлык мәдәни чараларда актив катнашучы балаларны Яңа ел белән котлап үттеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең, мәдәни тормышның актив укучылары булуларын теләп, кыш бабай һәм кар кызы истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Уеннарда Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А. тарафыннан оештырылган бу дусларча очрашуда Шәтке кызлары беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән Теләче кызлары бүлеште.
6 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова белән очрашты. Әлеге очрашуда йөзек кашларыбыз: Дамира Миннебаева, Сиринә Гатиятова, Рузалия Газизова, Фәнил Нигъмәтҗановлар катнашты. Иҗат әһелләренә аралашу бер-берләренең иҗатына бәһә бирешү бик тә кирәк. Төрле җирләрдә, төрле һөнәр ияләре булган бу мөхтарәм затларны бер нәрсә берләштерә - ул иҗат! Очрашу кичәсен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Кичәдә “Йөзек кашы” членнарының шигырьләре, Дания Гайнетдинова сүзләренә язылган җырлар Сиринә Гатиятова башкаруында тыңланылды, баянда Рафис Минһаҗев уйнады.
Һәр ел фасылы үзенчә матур. Әмма кыш бигрәк тә гаҗәп, чөнки безгә чана шуу мөмкинлеге туа. Мондый төр ял активлыкны арттыра, сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә. Баландыш төп мәктәбе укучылары вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә кирәклеген беләләр. Бүген тауда чаналарда, ватрушкада күмәк шуу оештырылды. Бу искиткеч күңелле булды, чөнки аларга хәтта Кыш бабай да кушылды. Ул да балалар белән бергә чана шуды..Ышаныгыз, чанада шуу – күңелле һәм рәхәт!