Балалар вакытны яхшы үткәрделәр, "Кар бабай ясау" акциясендә катнаштылар. Уен программасы ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
Әлеге уңайдан, Максабаш мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән "Туган ягым яшел бишек" исеме астында әдәби сәгать уздырылды.Чара барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды. Әсәрләренә күзәтү үткәрелде, шулай ук кайбер әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды.
7 январь көнне Олы Нырсы авылында , мәдәният йорты каршында балалар өчен “Күнелле уеннар” дип исемләнгән эстафета – ярышлар узды.
Раштуа бәйрәмнәрендә колядкалар үткәрелә. Юрауларның төп мәгънәсе-хуҗаларга иминлек һәм яхшы уңыш теләү, барган йортны данлау. Халыкта колядкада һәр сүз магик көчкә ия дип санала, шуңа күрә хуҗалар кунакларны яхшы каршы алырга һәм сыйларын кызганмаска тиеш. 7 гыйнвар көнне үткән әлеге чарада балалар һәм яшүсмерләр Ачы авылы урамнары буйлап мәзәкләр сөйләп, костюмнар киеп бардылар. Өйдә йөреп, балалар хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Хуҗаларны данладылар, аларга игелек, иминлек, яхшы уңыш теләделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкын һәм кунакларны саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырып таудан шуу, итекле хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм конкурслар тәкъдим иттеләр.
Балалар Кыш бабай, Шамакайлар, Күсе, Аждаһа кебек әкият геройлары белән бергә бәйрәм рухына чумды, җырлады, биеде, төрле кызыклы уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачты.
Баландыш авыл мәдәният хезмәткәрләре 5 гыйнвар көнне балалар белән урамда “Яңа елда - тылсымлы уеннар” дигән мәдәни чара уздырды.
Пожар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. 15 гыйнвар көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М.Тимерханов килде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру тәртибен искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Яңа ел мул карлар белән, көчле бураннар белән килде. Шул сәбәпле,Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыккасоциаль хезмәт курсәтү үзәге, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү булекчәсендә эшләүчесоциаль хезмәткәрләр учетта торган өлкәннәребезнең йорт тирәләрен кар өемнәреннән чистарттылар. Шулай УК боз сөңгеләрен бетерү буенча да эш алып барылды. Социаль хезмәткәрләр белән берлектә волонтерларда кар һәм боздан чистартуда зур өлеш керттеләр.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаиләләр белән квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан онлайн-дәресләр үткәрделәр. Социаль педагогларга үзләренең төп функцияләрен һәм юнәлешләрен тормышка ашырып, төрле рольләрдә булырга туры килә. Бу педагог, психолог, киңәшче, ярдәмче һәм яклаучы. Ата-аналар, үз чиратында, белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тырышалар.