«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаиләләр белән квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан онлайн-дәресләр үткәрделәр. Социаль педагогларга үзләренең төп функцияләрен һәм юнәлешләрен тормышка ашырып, төрле рольләрдә булырга туры килә. Бу педагог, психолог, киңәшче, ярдәмче һәм яклаучы. Ата-аналар, үз чиратында, белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тырышалар.