Пожар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә. 15 гыйнвар көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М.Тимерханов килде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру тәртибен искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.