https://finzachet.ru сайтында онлайн – финанс зачетлары башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион тест үткәндә узләрен финанс яктан үстерәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс зачетта катнашу өчен https://finzachet.ru сайтында регистрация үтәргә кирәк.
Һәр ел үзенең бәхетле һәм моңсу вакыйгалары белән истә кала. Әмма без барыбыз да һәрвакыт яхшы гына көтәбез. Иртәгесе көн нинди булачак? Бүген без башкарган кечкенә эшләргә бәйле: өйдә тәртип урнаштырачакбыз, файдалы төшке аш әзерләячәкбез, балалар белән вакыт уздырачакбыз, ата-аналарыбызга һәм якыннарыбызга ярдәм итәчәкбез. Без киләчәкне шулай булдырабыз. 2021 елның апрелендә катнашу-шундый ук гади эш, әмма аңа безнең уртак киләчәк бәйле.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 17 декабрьдә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, Яңа Ел бүләкләрен 2020 елның 7 декабреннән 21 декабренә кадәр сайлау буенча «кайнар линия» оештырылды.
Район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре халык алдында башкарылган эшләр, алда торган планнар турында хисап тотты. Гражданнар үз чиратында үзләрен борчыган сораулар, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Мастер-класста яшь укучыларны кыш, кар, чыршы һәм кар бөртекләре турында табышмаклар көттеләр. Кар бөртеге-кышкы әкиятнең төп атрибуты һәм чыршыныкы гына түгел, гомумән, интерьерны да матур итеп бизәү өчен кулланыла. Бу назлы, нәзакәтле һәм бик матур символ. Күләмле кар бөртекләре барысы да бик матур килеп чыкты.
5 декабрь көнне Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары белән «Сәламәтлек - зур байлык» дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен ничек алып бар, сәламәт туклану һәм физик йөкләмәләр ярдәмендә тормышны ничек озайтырга кирәклеге турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.
5 нче декабрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупция балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Үз эшләрендә балалар коррупциянең нәрсә икәнен һәм аңа үз карашын күрсәтергә тырыштылар.
Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция-ул явызлык! Намуслы яшәргә кирәк!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Шушылар турында яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.
29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара акция “ Географик диктант “та катнаштылар. Диктант язу diktant.rgo.ru сайтында онлайн оештырылган иде. 100 дән артык укучы Туган илебез, җиребез турында сорауларга җавап бирделәр, географиядән белемнәрен тикшерделәр. Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Уңышлар телибез!