ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

26 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә   5 - 7 нче  сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре   үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор  А.Ф. Хафизов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  Бөтенроссия һәм  Республика  фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!

Ведомствоара эшне оештыру кысаларында янгынга каршы куркынычсызлыкны профилактикалауга юнәлтелгән, ГАУСО КЦСОН "Родник"белгечләре белән   җирлек башлыклары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны, күп балалы , социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне йөреп чыкты. Рейд барышында торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, янгын хәбәрчеләре(АПИ) куелды һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлеше турында инструктажлар үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр булып узды.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Теләче урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары  ГИБДД  биргән яңа ел бүләкләре белән бүләкләнделәр.  Бүләкләрне Теләче районы ГИБДД бүлеге җитәкчесе И.Х.Нәзиров һәм Саба районы профилактика бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягәфарова тапшырды.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тантананы ачып, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме, гомумән, яңа 2021 нче ел белән  тәбрикләде. Кыскача 2020 нче елда эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле энергетиклар!

Яңа елга санаулы көннәр калганда, без һәр елны игелекле һөнәр ияләре - Энергетиклар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көндәлек тормышыбызны, яшәешебезне электр энерг иясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда энергетиклар иңендә никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыентүгел.


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

2020 нчы елның 19 декабрендә  «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге  уздырды. 3 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда, 136 укучы катнашты.

Безнең районны өстәмә белем бирү педагоглары Илнар Илфат улы Вафин һәм Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче, Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча команда 6 нчы урынны яулады.

Узган шимбәдә, 2020 елның 12 декабрендә, Байлар Сабасында 2008-2009 елларда туган, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "Бадминтонные надежды Татарстана- 2 тур» сайлап алу этабы узды.

5 сыйныф укучысы Тимербаев Раил һәм 3 сыйныф укучысы Гайнетдинов Рәсүл икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз!

Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы  уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат  һәм  массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы  редакциясе  Бөек  Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә  «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби  конкурс игълан  иткән иде. Мәктәбебезнең  6нчы сыйныф  укучысы  Минһаҗев Камил  конкурсата  кантнашып 1нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International