Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра. Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.
Күргәзмәдә коррупциягә каршы көрәш буенча хокукый материаллар, мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде, оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш аспектлары, шул исәптән шәхси саклану чаралары да чагылдырылды..
Бу көн 2007 елдан бирле 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре « Ватанның данлы уллары» дигән темага батырлык дәресе үткәрделәр. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга, "Ватан Геройлары китабы"н файдаланып, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән даһи затлар, герой-пионерлар турында сөйләделәр, Хәтер китабыннан балалар белән бергәләп эзләнеп, сугышта катнашкан бабайлары хакында мәгълүмат бирделәр.
Һәр сәламәт кешенең дә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү көченнән килә. Билгеле булганча, инвалидлар проблемаларының берсе булып аралашу җитмәү тора. 1-10 декабрь көннәрендә узган әлеге ункөнлек кысаларында Шәтке авыл китапханәсе һәм Шәтке мәдәният йорты инвалидларның өйләренә бару буенча акцияләрдә катнаштылар. Алар балачактан инвалидлар янына бардылар. Бүләкләр тапшырдылар, җылы сүзләр әйттеләр. Чөнки бу кешеләр сәламәтлеге буенча китапханәгә һәм мәдәният йортына йөри алмый, бигрәк тә кышкы вакытта.
Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (2006), «Иттифак» фиркасе башлыгы (1991 елдан), төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994-1997), Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990-1995) Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмовага 70 яшь тулу уңаеннан 8 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Фәүзия Бәйрәмова – татар милләтенең легендар шәхесе” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Шушы ункөнлек кысаларында , Алан авыл китапханәсендә "Яхшы сүз –җан азыгы" дигән игелекле эшләр акциясе үткәрелде. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, аларны китаплар, газета-журналлар белән таныштырды, хәлләрен белеште. Аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде. Ә китапханәнең уку залында “Күңел эретерлек сүзләр бар...” дип исемләнгән, мөмкинлекләре чикле булган язучыларның китапларыннан торган күргәзмә оештырылды һәм халыкка тәкъдим ителде.
8 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә Геройлар көненә багышланган очрашу булды. Укучылар белән очрашуга Ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Сәлмән Гәлиевич Гыйлмиев килде. Сәлмән Гәлиевич, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган,узе бастырып чыгарган китаплары белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
25 декабрь көнне, район үзәгендә, районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Наҗип Накипович катнашында,Үзәк чыршы ачу тантанасы узды. Якынлашучы Яңа ел белән, дуслар! 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Туган телләребезне саклап,халыклар арасындагы дуслык,бердәмлекне югалтмый, киләчәктә дә тыныч яшәргә язсын. Киләсе елда һәр кеше исән-сау булып, хыялларын тормышка ашырып,үз урынын табып бэхетле булсын. Күңел түрендә матур хатирәләргә күчәчәк шатлыклы мизгелләр, туган-тумачалар, яраткан дуслар белән очрашулар булып торсын!
Теләче урта мәктәбе укучылары Кыш бабай мастерскоенда Яңа ел бәйрәменә уенчыклар, рәсемнәр ясыйлар. Сыйныф бүлмәләрен бизиләр. Яңа ел бәйрәменә балалар һәм мәктәп әзер.
Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнделәр. Укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясадылар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!