ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий ордены гамәлгә куелуга багышлана. Китапханә хезмәткәрләре балаларга илебезнең герой шәхесләре турында сөйләделәр. Әлеге дата уңаеннан «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.

Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе  Геройларын һәм  Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу-чын геройлар,  үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләр бәйрәме. Геройларның  исемнәрен һәркем белергә,  аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм укырга тиеш!

Ул дәүләтнең истәлекле даталар календаренә  2007 елдан гамәлгә кертелгән.
Ватан Геройлары көне бүгенге Русия өчен аеруча мөһим. Бу көнне без төрле елларда һәм төрле эпохаларда халкыбыз азатлыгын һәм илебез бәйсезлеген яклап яуга китүчеләр алдында баш иябез,  якташ Геройларыбыз белән горурланабыз. Шушы уңайдан без, мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән "Геройларыбыз белән горурланабыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бу-Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне. Шул уңайдан, 8 декабрь көнне, Алан авылы китапханәсендә  “Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихы һәм Ватан геройлары турында буклетлар таратылды.

Әлеге дата уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди, геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә. “9 – декабрь День героев Отечество” дигән альбом ясалды.

 Яңа ел бәйрәмнәре  башланырга санаулы көннәр генә калды . Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә  тулы куәткә бу бәйрәмгә әзерлек бара . Бала күңелендә бу  матур бәйрэм әкият дөньясына ышану,теләкләрнең  үтәлуе ,матурлыкның сихри көченэ инану кебек хисләр тудыра.Шуңа күрә дә балалар  бу бәйрәмне аеруча  көтеп алалар.Ә без,үз чиратыбызда  алар өчен бу бәйрәмне тагын да матур ,күнеллерәк итеп үткәрергә тырышабыз.Балалар Кыш бабайга сөйләү өчен шигырь,җырлар өйрәнәләр,педагоглар яңа ел иртәсе әзерлиләр,коллектив кардан матур сыннар ясыйлар, бакчаны    бизи,әти-әниләр  "Иң матур креатив яңа ел чыршысы" бәйгесенэ эзерләнәләр.Бәйрәмгә әзерлек бик күңелле бара.     

9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көне кысаларында, Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте  активистлары очучы – подполковник Ногманов М.З. белән очрашты. Мөнир Зәкиҗан улы Әфганстанда хезмәт итү еллары чорындагы хатирәләре белән уртаклашты. Чара ахырында РМУХ активистлары истәлеккә фотога төштеләр. Очрашу активистлар һәм оештыручыларның күңелләрендә якты хатирә булып истә калыр. 

2020 елның 4 декабрь  көнендә Комаровка авылында яшәүче тыл ветераны Григорьева Анастасия Андрей кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анастасия  апага  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе  тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2020 елның 8 декабрь көнне, Үзәк бистәсендә гомер итүче  Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба муниципаль район башлыгы  урынбасары Расих   Закирҗанов һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.

Җитәкчеләр аңа җылы теләкләрен җиткерделәр, хәлләрен сораштылар. Гөлбикә ханым үзенә күрсәтелгән  игътибардан  олы рәхмәтләрен җиткерде.

Чаранын тантаналы  өлеше Казанская ратуша бинасында  Татарстан Республикасын  премьр- министры урынбарасары В.Г. Шайхразиев  катнашында үтте.

Бу чараларда Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кэримова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International