Бу-Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне. Шул уңайдан, 8 декабрь көнне, Алан авылы китапханәсендә “Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихы һәм Ватан геройлары турында буклетлар таратылды.