Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе  Геройларын һәм  Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу-чын геройлар,  үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләр бәйрәме. Геройларның  исемнәрен һәркем белергә,  аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм укырга тиеш!

 

9 декабрь көнне Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Безгә геройларны онытырга ярамый!” дигән әңгәмә үткәрделәр.

Чараның төп максаты-балаларга Ватаныбызның героилары турында сөйләү, патриотизм, гражданлык, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата горурлык һәм хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International