Яңа 2021 нче ел якынлашып килгән шушы көннәрдә Баландыш төп мәктәбенең 1 нче катына бәйрәм чыршысы урнаштырылды. Төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән чыршыбыз, балаларны куандырып, мәктәбебезгә бәйрәм рухы һәм ямь өстәп тора.
Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең эш башкару һәм режим юнәлеше инспекторы Сергеева Ирина Викторовна белән "Без коррупциягә каршы!» дигән очрашу уздырдылар.
9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу көнне 2003 елда коррупциягә каршы Конвенция кул кую өчен ачык дип иглан ителде. Россия Конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.
багышланган рәсемнәр ясадылар. Бу матур рәсемнәрне балалар рәсем дәресләрендә укытучылары И.Н. Калжанова белән берлектә ясаганнар.
Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора. Шәдке балалар бакчасы ишегалдында да матур әкияти сыннар барлыкка килде. Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә кергәндәй буласың, тиздән, бик тиздән яңа ел җитә!
Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 8 нче декабрь көнне Үзәк авылы китапханәчесе сәламәтлекләре чикле булган авылдашларның өенә барып, хәлләрен белеп кайтты. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.
Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 9 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп белән берлектә "Районымның батырлык битләре" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Бу чарада укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр, илебезнең героик үткәне турында белделәр.
Хасан Туфан — выдающийся татарский поэт, творчество которого является истинно народным и пользуется огромной любовью. В связи с этим 8 декабря в Айдаровской сельской библиотеке было организовано литературное чтение под названием “Күңелем шагыйрь белән сөйләшә”. Библиотекарь рассказала о жизни и творчестве удивительного поэта. Для обзора книг была организована книжная выставка. Участники литературного чтения прочитали любимые стихи Хасана Туфана.
Авыл китапханәсендә «Батырлар истәлеге мәңгелек булачак» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә Изге Георгий Победоносец тормышы һәм аның бу бәйрәмгә нинди мөнәсәбәте булуы, Екатерина тарафыннан Изге Георгий орденының раслануы турында материал урнаштырылган. Көн дәвамында күргәзмә янында Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды.
Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Викторның өенә барып, хәлләрен белеп кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чараның максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.