ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

3 нче декабрьдән  12 декабрьгә кадәр Бөтенроссия хокук белеме диктанты үткәрелде. Диктантны онлайн режимда юрдиктант.рф  сайтында 14 яше  тулган гражданнар үтте. Теләче урта мәктәбе укучылары  Бөтенроссия хокук белеме  диктантында актив  катнаштылар  һәм сертификат алдылар.

           «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары белән “Мин һәм минем Туган илем” технологиясе кысаларында "Минем дөнья, минем илем, дусларым" дигән темага Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган дәрес үткәрде. Максаты: патриотизм хисе, үз илең өчен хөрмәт һәм горурлык, дәүләт символларына хөрмәт, үз илең тарихына карата кызыксыну тәрбияләү, Россия мәдәнияте турында белемнәрне тирәнәйтү.

Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре психолог Зиннәтова Г.Р., социаль педагоглар Хөсәенова Л. З. һәм Гайнетдинова Ф. Т. инвалидлар декадасы кысаларында балалар белән чыршы уенчыклары һәм гирляндалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Чара онлайн форматта узды, анда «Тугры дуслар берлеге»төркеменең барлык балалар катнашты. Беренче көннән үк, балалар үз эшләрен җибәрә башладылар, шул рәвешле төркемнең актив тормышы җанланып китте. Алга таба бүлек белгечләре ата-аналар өчен дә мастер-класслар оештырырга планлаштыра .

11 декабрь 2020 ел көнне, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, “Дулкын” йөзү бассейны бинасында, бер төркем хезмәткәрләргә партия билетлары тапшыру тантанасы булып үтте. Партия билетларын “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәркатибе Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Тантанада шулай ук партиянең җирле бүлек сәркатибе урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм эшләр башкаручы сәркатип Роберт Арсланов катнаштылар.

Шул уңайдан 9 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Только вместе мы остановим корруцию” дигән күргәзмә эшли башлады. Китап укучыларга коррупциягә каршы хөкүмәт политикасы  турындагы материаллар куелды. Шулай ук бөек рус классик язучыларының ришвәтчелек, казна басучылар турындагы әдәби әсәрләре куелды. Коррупциягә каршы буклетлар ясалды.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре  җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.

9 декабрь - Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле көн, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Илебез батырлары белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Батырлык дәресе - ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара.

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Коррупция балалар күзлегеннән» дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкетада коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, коррупциянең үсешенә ярдәм итүче факторлар турында сораулар бар иде. Балалар «коррупция»нең бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында үз фикерләрен белдерделәр.

Ил үз геройларын белергә тиеш һәм моның өчен Ачы авыл китапханәсендә укучыларга «9 декабрь - Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

8 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбенә, укучыларның сәламәтлекләрен тикшерү максаты белән, Теләче районы узәк шифаханәсе табиблары килде. Алар тарафыннан балаларга чираттагы медицина күзәтүе үткәрелде. Әлеге медосмотр укучылардагы авыруларны вакытында ачыклау, кисәтү һәм профилактика ясау өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәп яшендәге балаларда бигрәк тә күзләр  һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле проблемалар еш очрый...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International