Алар һәркемгә яхшы кәеф, бәйрәм рухы өстәп торсын.
Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан “Конституция - илнең төп законы” исемле күргәзмә куелды.
Иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм-Яңа ел якынлаша! Бу Яңа ел алды көннәрендә Шәдке балалар бакчасы хезмәткәрләре Креатив чыршы ясадылар,чыршыбыз әти-әниләрнең,балаларның күңелләренә хуш килде .
www.dni-fg.ru сайтында Финанс дәресләре башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион дәресләрдә узләрен финанс яктан үстерәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс дәресләрендә катнашу өчен www.dni-fg.ru сайтында регистрация үтәргә кирәк.
Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “ Россия Конституциясе – безнең төп закон”дип исемләнгән тарих сәгате уздырылды. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлаттылар, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирделәр.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек бөтен көченә бара. Мәктәп коллективы бергәләшеп кар сыннары ясады, укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә дәресләрдән соң бәйрәм чыгышларын кабатлыйлар.
Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә һәр сыйныф, җитәкчеләре белән берлектә, Чыршы бәйрәменә гадәти булмаган – креатив чыршы бизәделәр, һәрбер чыршыга үзенчәлекле исем бирелде.
Агымдагы елның 12 декабрендә Байлар Сабасында 2010 елда туган һәм аннан кечерәк, 2008-2009 елгы укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» дигән 2 турның зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанов Рәмис Рафис улы һәм Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә “Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) узәге”ндә тәрбияләнүче 15 бала катнашты. 2010 елда туган һәм кечерәк укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл - 2 урын, 2008-2009 елларда туган укучылар арасында Тимербаев Раил-2 урын алды.
12 декабрьдә илебез Конституция көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәнең уку залында «Конституция - безнең тормышыбызның төп законы» күргәзмәсе янында «Мин һәм Конституция» дип исемләнгән хокукый сәгать узды. Очрашуның беренче өлешендә хокукый җаваплылык, Конституция һәм шәхес, кеше хокуклары һәм ирекләре турында сөйләшү булып узды. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Икенче өлештә презентация ярдәмендә «Синең хокукларың» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан укучыларга «Правовое сознание граждан – это основа благополучия страны» дигән буклетлар таратылды.
1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез -инвалидлар декадасы булып үтте. Шушы уңайдан 10 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шәкүрова сәламәтлеге чикле булган Габделфәрт Мөхәммәтгалиевнең өенә барып, хәлләрен белеп кайтты. Китапханәче яна кайткан китапларны һәм Теләче Җирлекара китапханәсе директоры Ризидә Дәүлиева тарафыннан чыгарылган Теләче районы авыллары тарихына багышланган "Тарих битләрендә - Теләчем" дип исемләнгән китапны да тәгъдим итте.