15 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә шагыйрь М.Әхмәтҗановка 70 яшь тулу уңаеннан «Әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының балалар яратып укый торган китаплары урын алды. Әдәбият сөючеләргә шагыйрьнең балалар өчен язылган һәм балаларга багышланган шигырьләре тәкъдим ителде. Әлеге китаплар – бай татар әдәби мирасының бер өлеше генә.
13 декабрь көнне Айдар авылында Татарстан республикасын төзү чорында зур хезмәт куйган якташыбыз Рәүф Әхмәтсабир улы Сабиров исемен мәңгеләштерү уңаеннан зур чара булып узды. Әлеге чарада якташыбызның хезмәт һәм тормыш юлы хакында сөйләнде. Мемориаль ташны ачу татнанасында районыбыз җитәкчеләре, авылдашлар, килгән кунаклар, Р.Сабировның якыннары катнашты. Шулай ук олы шәхесләребезнең эшчәнлеген өйрәнү, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Халыкка кайтарылган исем” китабы да тәкъдим ителде.
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Әлеге көн уңаеннан 11 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә “Конституция – барлык кешеләр өчен төп закон” исемле темага информацион почмак булдырылды.
Бөек татар композиторы, пианист, режиссер Салих Сәйдәшев тууына 3 декабрьдә 120 ел булды. Теләче урта мәктәбендә Бөек татар композиторы, пианист, режиссер Салих Сәйдәшев тууына 120 еллыкка багышланган дәресләр үтте. Музыка укытучысы Хабирова С.П. дәресләрдә Салих Сәйдәшевнең иҗаты белән таныштырды. Татар теле укытучысы Сәлмәнова Г.Р. үткәргән дәресләр дә композитор турында тулы мәгълумат бирде.
12 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе әгъзалары катнашында “Сәламәтлек җәүһәр, ләкин тиз югала” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларга көн режимын саклауның, чыныгуның һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Чара барышында “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесенә Баландыш авыл китапханәсеннән Тимербайев Илсаф һәм Юсупова Фәниянең эшләре видеоязма рәвешендә конкурска җибәрелде.
Мәдәният хезмәткәрләре әлеге акциядә катнашып 11 декабрь көнне мәдәният йорты янын кар сыннары белән бизәде.
Чараны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен викторина үткәрелде. Укучылар илебез символлары, шулай ук Рәсәй дәүләтенең төп символлары — байрак, тугра һәм гимнның барлыкка килү тарихы, Россия байрагы төсләренең әһәмияте турында белемнәрен ныгыттылар.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле итеп укучыларга «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Максабаш авылы китапханәсе дә кушылды.