ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Теләче урта мәктәбе туган якны өйрәнү музее  әгъзалары тарафыннан  2 а сыйныфында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, җыр, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулу уңаеннан  чара уздырылды. Соңыннан укучылар сыйныф җитәкчеләре Г.Ф. Нигъмәтҗанова  һәм  библиотекарь З.Р. Хәлилова белән Салих Сәйдәшев иҗат иткән "Зәңгәр күл"  җырын өйрәнделәр.

19-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының йомгаклау этабы булып узды. 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында парлы разрядта Баландыш төп мәктәбеннән Җаббарова Фәридә (җитәкчесе Җаббаров Алмаз Фоат улы) 3 урынны яулады.

Ярышларда Кукмараның 2 командасы, Вятская Поляна һәм Теләче командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең малайлар 3 урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре үз территориясен кардан ясалган фигуралар белән бизәде.

Баландыш авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән “Тарих эзләреннән” дигән күргәзмә буенча онлайн видео күзәтү ясалды  һәм  социаль челтәр битенә интернетта китапханәнең  битенә урнаштырылды.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Урта Мишә авылы китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы "Узнай Россию. Донское слово" исемле конкурста  А.П. Чеховның "Каштанка" әсәре белән катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 17 декабрь  көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Шогаепов Мөхәммәт Шогаеп  улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөхәммәт абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы  Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Заманча белем бирүне мәгълүмати ресурслардан (ИКТ) файдаланмаудан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер компьютерлар мәктәпкәчә белем бирү системасына да киң кулланыла.

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында татар халык шагыйре Хәсән Туфанның тууына 120  ел тулу уңаеннан “Татар милләтенең күренекле вәкиле” дип исемләнгән күргәзмә куелды.

16-17 декабрь көннәрендә Теләче муниципаль районының өстәмә белем бирүче  “ Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге укучылары Фәдилә һәм Зәринә Фәтхуллиннар өстәмә белем бирү педагогы Фәтхуллин Айназ Гыйльван улы җитәкчелегендә Халыкара класслы спорт мастеры, Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына 2005-2006 елларда туган һәм 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышларында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International