Педагогларның ИКТ компетентлыгын арттыру

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Заманча белем бирүне мәгълүмати ресурслардан (ИКТ) файдаланмаудан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер компьютерлар мәктәпкәчә белем бирү системасына да киң кулланыла. Хәзерге вакытта мультимедиа-проектор, электрон такта белән кулланучы педагог башка коллегалары алдында өстенлеккә ия. Әмма барлык педагоглар да компьютер технологияләрен тулысынча үзләштермәгән әле, бу исә документацияне эш урынында рәсмиләштерү, төрле характердагы таблицалар төзү һ. б. өчен проблемалы булып кала. Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән файдалану»темасына түгәрәк өстәл узды,анда түбәндәге проблемалар каралды: мәгълүматлаштыру аша белем бирү сыйфатын күтәрү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту процессында ИКТ куллану мөмкин булган өлкәләрдә әлеге технологияләрне куллану,  компьютер белән эшләгәндә балаларның сәламәтлеген саклау.Начало формыКонец формы

Педагоглар Microsoft Office Power Point программасында мультимедиа презентацияләре булдырырга,  Microsoft Office Excel таблицалары белән эшләгәргә, юллар санын үзгәртергә, баганага формулалар куерга өйрәнделәр.  Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, алга таба да ИКТ өлкәсендә матди базаны камилләштерү һәм үстерү буенча эш алып барырга, киләчәктә дә информацион коммуникатив технологияләрне эшендә кулланырга, шулай ук һәр педагогка үз һөнәри портфолиосын булдырырга кирәк  дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International