16-17 декабрь көннәрендә Теләче муниципаль районының өстәмә белем бирүче “ Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге укучылары Фәдилә һәм Зәринә Фәтхуллиннар өстәмә белем бирү педагогы Фәтхуллин Айназ Гыйльван улы җитәкчелегендә Халыкара класслы спорт мастеры, Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына 2005-2006 елларда туган һәм 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышларында катнаштылар.