19-20 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының йомгаклау этабы булып узды. 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында парлы разрядта Баландыш төп мәктәбеннән Җаббарова Фәридә (җитәкчесе Җаббаров Алмаз Фоат улы) 3 урынны яулады.