ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Сугыш тәмамлануга 75 ел узса да, өлкән буын вәкилләребезнең күз яшьләре кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә өлкән яшьтәге әбиләребез белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңладык. Тыл ветераннарының шундый авырлыклар аша узуларын укучыларга  җиткерү максатыннан  Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре мәдәни чара үткәрделәр. 22 декабрьдә “Онытылмас хәтирәләр” дип исемләнгән чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Аларга тыл ветераннарының видео-язмалары күрсәтелде . Шулай ук катнашучылар тыл ветераннарына багышланган  “Исәннәрнең кадерен бел”  дип исемләнгән папка белән танышты.

Бу гасыр  эчендә, вакыт һәм сәяси строй чорында,  журнал исемен тугыз тапкыр үзгәрткән.  Әлеге вакыйга уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан” журналларыннан күргәзмә куелды.

В целях предупреждения пожаров во время новогодних мероприятий главный специалист межрайонного отдела надзорной деятельности по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам УНД и ПР ГУ МЧС России по РТ подполковник внутренней службы  Хакимуллин Л.М. проводил информационно-профилактическую беседу с детьми.

22 декабрьдә Zoom платформасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп тәрбияләүдә инновацион технологияләр һәм методлар"  темасына балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар узды.
 Семинарда Теләче №1 балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина А.Н., өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х., мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты СәетоваА.Н.чыгыш ясадылар.
Алан, Лесной, Үзәк, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренең дәресләре һәм чыгышлары программага беркетелде һәм район балалар бакчаларына сылтама рәвешендә җибәрелде.

           Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль педагоглар Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З., гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә, автоном янгын белдерүчеләрнең булуын һәм эшкә яраклылыгын тикшерү максатыннан, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә бардылар. Гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча буклетлар бирелде, көнкүрештә куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде. Белгечләр электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр. Актта булган кимчелекләрне төзәтү өчен тамгалар ясалды.

Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм, чөнки бу көннәрдә урамнарда, оешмалар каршында пәйда булган карлы-бозлы сыннарны, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Айдар авылы китапханәчесе, клуб хезмәткәрләре һәм авылның активы белән берлектә  үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авылы китапханәсеннән Окулова Мария «Узнай Россию. Донское слово» исемле халыкара конкурста А.П. Чеховның "Хамелеон" әсәре белән катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Балаларга Бөек Ватан сугышы геройлары  - герой пионерларның батырлыклары һәм бүгенге көн геройлары турында сөйләнде. Чара видео-презентация белән үрелеп барды. Соңыннан  катнашучылар герой-пионерлар турында китапларны өйләренә укырга алдылар.

Яңа ел авыл халкы күңелендә матур  һәм кабатланмас бәйрәм  булып калсын өчен, Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты алдына кардан  сыннар  ясадылар.

Журнал барлык вакыйгаларда катнашучы һәм елъязмачы, төрле тарихларны саклаучы, язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның дусты һәм, иң мөһиме, үз укучыларының китаплары булган. Бу гасыр эчендә, вакыт һәм сәяси строй чорында, журнал исемен тугыз тапкыр үзгәрткән. Бигрәк тә 1920 нче елларда, кайчагында хәтта елына икешәр тапкыр исем кушу белән мавыгалар. 1991 елдан "Татарстан коммунисты «»Татарстан" га әверелә. Ул берничә тапкыр үзгәртте форматы һәм дизайн, булды полноцветным, калын. «Татарстан» журналы – безнең республиканың яшьтәше, шуңа күрә аерым миссия башкара. Бу-Татарстан тормышындагы тарихи вакыйгалар елъязмасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International