Бу гасыр эчендә, вакыт һәм сәяси строй чорында, журнал исемен тугыз тапкыр үзгәрткән. Әлеге вакыйга уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан” журналларыннан күргәзмә куелды.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Сугыш тәмамлануга 75 ел узса да, өлкән буын вәкилләребезнең күз яшьләре кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә өлкән яшьтәге әбиләребез белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңладык. Тыл ветераннарының шундый авырлыклар аша узуларын укучыларга  җиткерү максатыннан  Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре мәдәни чара үткәрделәр. 22 декабрьдә “Онытылмас хәтирәләр” дип исемләнгән чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Аларга тыл ветераннарының видео-язмалары күрсәтелде . Шулай ук катнашучылар тыл ветераннарына багышланган  “Исәннәрнең кадерен бел”  дип исемләнгән папка белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International