Уртак рейдлар.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

           Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль педагоглар Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З., гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә, автоном янгын белдерүчеләрнең булуын һәм эшкә яраклылыгын тикшерү максатыннан, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә бардылар. Гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча буклетлар бирелде, көнкүрештә куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде. Белгечләр электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр. Актта булган кимчелекләрне төзәтү өчен тамгалар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International