22 декабрьдә Zoom платформасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп тәрбияләүдә инновацион технологияләр һәм методлар" темасына балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар узды.
Семинарда Теләче №1 балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина А.Н., өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х., мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты СәетоваА.Н.чыгыш ясадылар.
Алан, Лесной, Үзәк, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренең дәресләре һәм чыгышлары программага беркетелде һәм район балалар бакчаларына сылтама рәвешендә җибәрелде.