1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр Инвалидлар декадасы булып үтте.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Викторның өенә барып, хәлләрен белеп кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чараның максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International