Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий ордены гамәлгә куелуга багышлана. Китапханә хезмәткәрләре балаларга илебезнең герой шәхесләре турында сөйләделәр. Әлеге дата уңаеннан «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.