Яңа ел бәйрәмнәре башланырга санаулы көннәр генә калды . Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тулы куәткә бу бәйрәмгә әзерлек бара . Бала күңелендә бу матур бәйрэм әкият дөньясына ышану,теләкләрнең үтәлуе ,матурлыкның сихри көченэ инану кебек хисләр тудыра.Шуңа күрә дә балалар бу бәйрәмне аеруча көтеп алалар.Ә без,үз чиратыбызда алар өчен бу бәйрәмне тагын да матур ,күнеллерәк итеп үткәрергә тырышабыз.Балалар Кыш бабайга сөйләү өчен шигырь,җырлар өйрәнәләр,педагоглар яңа ел иртәсе әзерлиләр,коллектив кардан матур сыннар ясыйлар, бакчаны бизи,әти-әниләр "Иң матур креатив яңа ел чыршысы" бәйгесенэ эзерләнәләр.Бәйрәмгә әзерлек бик күңелле бара.